Алексеевскийда «Алексеевскдорстрой» акчасына төзелгән 24 фатирлы торак йорт ачылды.
Яңа фатир ияләрен район башлыгы Сергей Демидов һәм "Алексеевскдорстрой" ААҖ Директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев котлады.
Яңа фатирларның ачкычларын предприятие хезмәткәрләренең гаиләләре алды. Алар арасында - Алексей Булыгинның гаиләсе дә бар, ул мобилизацияләнүче һәм МХО зонасында хезмәт итә. Геройны өйдә әти-әнисе, хатыны һәм ике баласы көтә.
Бу «Юлчылар йорты»ның беренчесе дә, соңгысы да түгел. Берсе узган елда тапшырылган һәм кешеләр яши башлаган, берсе – быел, һәм төзелеш стадиясендә тагын ике КФӨ тора. Үз программасының уникальлеге квадрат метрларны түләүнең ташламалы шартларында тора: һәр биш ел саен 500 мең сумнан 1 млн. сумга кадәр акча исәптән алына.