18 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Концерт залында (Казан шәһәре, Универсиада авылы, 35 нче бина) «Мой бизнес. E-COM» масштаблы форум узачак,анда базар лидерлары, әйдәп баручы экспертлар, шулай ук интернет-сәүдәне үзләштергән яки моны эшләргә генә ниятләгән Татарстан эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләре катнашачак
Форум 2024 елда интернет-сәүдә базары тенденцияләре турында фикер алышу өчен мәйданчык булачак. Аның катнашучылары яңа перспективалы юнәлешләр, Россия һәм чит ил интернет-сәүдә базарларына чыгу һәм сатуның уңышлы стратегияләре турында мәгълүматны турыдан-туры эре федераль маркетплейсларның хуҗаларыннан һәм топ-менеджерларыннан ала алачак. Шулай ук форумда маркетплейсларга техник ярдәм күрсәтү буенча күчмә хезмәтләр эшләячәк, аларның белгечләре интернет-бизнес үсеше белән бәйле барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
Форум спикерлары арасында - Wildberries хуҗасы Т.В. Бакальчук, «Интернет Решения» (Ozon) ҖЧҖ идарәче директоры С. Ю. Беляков, KazanExpress (Магнит Маркет) генераль директоры Л. И. Хөснуллин, «Яндекс» e-com һәм фудтех («Яндекс» ҖЧҖ) дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча директор Д,Л.Русаков,дәүләт хакимияте органнары белән элемтәләр буенча вице-президент, «Алиэкспресс Россия» С. Ю. Лебедев, Россиянең башка онлайн-платформаларының топ-менеджерлары, шулай ук базар экспертлары.
Форумда катнашу бушлай. Теркәлү һәм программа Форум сайтында: https://mybizforum.ru/ Чара «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында үткәрелә.
Барлык килеп туган сораулар буенча «Электрон сәүдә үзәге «Маркетплейс.Легко»АНО га мөрәҗәгать итәргә мөмкин, түбәндәге телефон номеры буенча: 8(843) 222-9-222