Алексеевскиның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләгенә лаек булды
12 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин « 2 нче номерлы Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең» башлангыч сыйныф укытучысы Хәлисә Харис кызы Хәбибрахмановага Мактау грамотасы тапшырды.
Инициатив педагог «Минем беренче проектларым» уку-методик комплектын апробацияләүдә катнашты. Инновацион проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү программаларын бәяләү буенча республика эксперт советы утырышында тикшерелде.
Котлыйбыз!