Татарстанда «Үзебезнекеләр турында кайгырту»республика программасын башлап җибәрделәр.
Ул республикада МХО да катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен ярдәм чараларын алуны берләштерәчәк һәм системалаштырачак. Кулланучылар уңайлылыгы өчен Телеграммда сайт һәм чат-бот эшли башлады.
Сайт аша шулай ук дәүләт ярдәме чараларын алу мәсьәләләре буенча аңлатмалар алырга мөмкин. Сорауларны 117 кайнар линия белгечләре эшкәртә.
Сайтның адресы: zabota smol.tatar
Чатбот сылтама буенча бар: https://t.me/Svoi_tatarstan_bot.
Ресурслардагы чаралар буенча мәгълүмат даими рәвештә тулыландырылачак.