20 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне балаларның хокуклары һәм бурычлары турында хәбәрдарлыгын арттыруда мөһим роль уйный. Бу көнне Россиянең барлык төбәкләрендә балаларны хокукый грамоталылык нигезләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар һәм акцияләр уза.
Балалар төп өлкәләрдәге сорауларга җавап алдылар: мәгариф, мәдәният, спорт, социаль яклау.