Хат яки открытканы Татарстан Республикасының Теләсә кайсы бүлекчәсенең почта тартмасында калдырырга мөмкин. Илнең төп сихерчесенә хат барып җитсен өчен конвертта: 162390, Россия, Вологда өлкәсе, Бөек Устюг шәһәре, Кыш Бабайга дип язарга кирәк.
Традиция буенча яңа ел почта хатларын беренче җибәрүчеләр балалар була: төбәкнең яшь халкы Кыш бабайга аның туган көне алдыннан хатлар җибәрә башладылар, ул аны 18 ноябрьдә билгеләп үтә.
Әгәр җибәрүчегә ярдәм кирәк булса, почта хезмәткәрләре хатны ничек дөрес рәсмиләштерергә икәнен әйтәчәк: адрес юлларын тутырырга, марканы ябыштырырга. Иң кызыклы хатларга Кыш бабай үзе җавап бирәчәк. Җавап алу өчен конвертта индекс белән тулы кире адресыгызны күрсәтергә кирәк.
Көн саен Россиянең барлык төбәкләрендә почта хезмәткәрләре Яңа ел почтасын сортлап, аны Яңа ел сихерчесе резиденциясенә җибәрәләр. Өстәп шуны әйтәбез, 2023 елда Кыш бабай почтасына 233 000 нән артык хат килгән. Чагыштыру өчен, узган ел Кыш Бабай 209,000 хат алган.