Шторм кисәтүе

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында уңайсыз һава шартлары аркасында шторм турында кисәтү игълан ителде. 20 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр республика буенча явым-төшем күләме айлык норманың яртысыннан нормага кадәр тәшкил итәчәк.

Бүген һәм иртәгә республикада кар һәм бозлы яңгыр белән юеш кар кебек көчле явым-төшемнәр булачак. Юлларда кар көртләре, тайгаклык, көчле бозлавык барлыкка киләчәк.

Чәршәмбе, 22 ноябрьдә, җил 15-20 м/с кадәр көчәячәк һәм бураннар көтелә. Пәнҗешәмбе, 23 ноябрьдә кар, буран һәм көчле җил сакланачак.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә һава торышының начарлануы һәм көчле бозлавыкның бик куркыныч булуы мөмкинлеген искәртәләр. Бик кирәк булмаса, урамга чыкмаска кирәк. Машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читтә йөрүләрен кичектерергә кирәк.

Чыганак: Татар информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International