Тәртип сакчылары өчен бүләкләр

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Алексеевскида иң яхшы полиция хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегендә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне хөрмәтенә бүләкләү тантанасы узды.

Район башлыгы Сергей Демидов иң яхшы полицейскийларга хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырды.

Сергей Демидов катнашучы хезмәткәрләргә хезмәтләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде һәм аларга нык сәламәтлек һәм тыныч күк теләде. Ул ассызыклаганча, тәүлек әйләнәсе үз вазифаларында булган шундый фидакарь кешеләр булмаса, нормаль дәүләтнең булуы мөмкин түгел. Ул шулай ук хезмәтнең ветераннарына аларның әһәмиятле ролен һәм ярдәмен танып ,аерым рәхмәт белдерде.

Бүлек башлыгы Радик Әхмәтҗановта котлау сүзләренә кушылды һәм районда иминлек һәм тәртипне тәэмин итүгә керткән өлешләре өчен хезмәттәшләренә һәм ветераннарга рәхмәт белдерде.

Алексеевск районы Башлыгының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән полиция хезмәткәрләре билгеләп үтелде: майор Алексей Мишанин, майор Евгений Балякин, юстиция майоры Вадим Зубрилов, капитан Илдар Зарипов, капитан Илнур Зинатуллин, өлкән лейтенант Сергей Асафьев, кече лейтенант Юлия Кудряшева, өлкән сержант Раис Сәмигуллин, кече сержант Илназ Барышов.

Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләккә полиция капитаны Илшат Маннанов, өлкән лейтенант Денис Иванов, өлкән лейтенант Юлия Ярославлева, эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты Альбина Савинова һәм эчке хезмәт лейтенанты Марина Киселева лаек булды.

Полиция начальнигы Радик Әхмәтҗанов хезмәтнең үзен таныткан хезмәткәрләргә һәм ветераннарга ведомство бүләкләре тапшырды.

Отставкадагы милиция подполковнигы Рафис Шиһапов генерал-полковник Шумилин Борис Тихонович исемендәге премия лауреаты дипломы һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

1 дәрәҗә «Хезмәттәге уңышлары өчен» медален полиция майоры Екатерина Ламбина һәм полиция капитаны Илнур Зинәтуллин алды.2 дәрәҗә «Хезмәттәге уңышлары өчен» медаленә полиция подполковнигы Илнар Вәлиев, полиция майоры Евгений Балякин, полициянең өлкән лейтенанты Александр Ламбин лаек булды. Полиция майоры Руслан Шакиров 3 дәрәҗә «Хезмәттәге уңышлары өчен» медале белән бүләкләнде. «Полиция отличнигы» күкрәк билгесе белән полициянең өлкән сержанты Александр Белкин билгеләп үтелде.

Шул ук көнне Казанда участок уполномоченныйларына яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты. Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, участок уполномоченныйларының Эчке эшләр органнары системасында мөһим звено булуын һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә төп роль уйнавын ассызыклады. Барлыгы 29 автомобиль тапшырылды, алар республика районнарына китте. ВАЗ-21214 «Нива» автомобиле ачкычлары безнең районга да тапшырылды. Аларны полиция участогы хезмәткәре Алексей Мишанин алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International