Районның барлык мәктәпләрендә беренче сыйныф укучыларын «Россия бөркете»нә багышлау тантанасы уза
Бу Россия балалар һәм яшьләр «Движение первых» хәрәкәтенең беренче баскычы.
«Россия бөркете» - 1-4 сыйныф укучылары өчен уникаль проект, ул балаларны, педагогларны, ата-аналарны һәм остазларны берләштерә. Фикердәшләре белән командада балаларны зур эшләр көтә: хәйриячелек, тарих, иҗат, экология һәм, әлбәттә, спорт. Бу өлкәләрнең барысы да Хәрәкәттә үсә!
Бүген беренче сыйныф укучылары Татарстан символы – Ак Барс сурәтләнгән истәлекле значоклар алдылар. Яңа кабул ителгән Бөркетләргә яхшы старт һәм уңышлы очыш телибез!»- дип сөйләде Ольга Курсанова, Беренчеләр Хәрәкәтенең җирле бүлеге җитәкчесе.