Коры Көрнәледә яшәүче хатын кызлар МХО кысаларында мобилизацияләнгән сугышчылар өчен кош теле әзерләделәр
Татар милли ризыгы безнең солдатларга гуманитар йөк исәбендә китәчәк.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Коры Көрнәледән безнең якташларыбыз солдатлар өчен өй токмачы, чәк-чәк, борщ һәм солянка әзерләделәр, ә бу юлы яклаучыларны тагын бер милли десерт белән сөендерәчәкләр.
«Без якташларыбыз өчен өй сыен әзерләүгә шатбыз. Ул аларны җылытсын һәм өйне,йөзләгән километр ераклыкта аларны туганнары һәм якыннары көтүе турында искә төшерсен», - дип уртаклашты Көрнәле җирлеге башлыгы Дилбәр Казакова.