🖋 Алексеевскилылар "Зур этнографик диктант" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар
Район мәдәният йорты базасында диктантны 80 кеше язды.
Иң өлкән катнашучыга 63 яшь, ә иң яшь катнашучыга 18 яшь.
Акция «Без күп - ил бер! » девизы астында узды.
Диктант үз эченә 30 тест биремен алган иде. Шуларның 20се федераль тематикага һәм 10сы һәр конкрет төбәкнең милли үзенчәлеге белән бәйле. Гадәттә, бу сораулар мәктәп программасыннан түгел. Монда бик күп эрудиция һәм киң күзаллау күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, финифтьнең филигранидан нәрсә белән аерылып торуын белергә кирәк; калмыклар Цаган Сар (яз башы) бәйрәме вакытында нәрсә билгеләп үтәләр яки кайсы халыкта сөлгеләрдә көрәш бу традицион спорт төре (башкортларда).