Граждан Р.О. Новрузов алкоголь белән исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен 12.8 статьясының 1 өлеше буенча гаепле дип танылды.
Суд аңа 30 мең сум күләмендә административ штраф һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
***
Шул ук көнне исерек килеш йөрү турында шундый ук эш каралды.
Граждан Э.Р.Сәлимгәрәев шулай ук исерек хәлдә руль артына утырырга карар итә. Канда алкоголь булуы алкотестер нәтиҗәләре белән расланды. Хәзер ул ел ярымга автомобиль белән идарә итү хокукыннан ел ярымга мәхрүм ителгән, шулай ук 30 мең сум штраф түләргә тиеш.