Балаларны тәмәке тартуга җәлеп иткән өчен җинаять җәзасына тартачаклар

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Депутатлар балаларны тәмәке тартуга җәлеп иткән өчен җинаять җаваплылыгы кертү өчен законнарга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Тиешле закон проекты Дәүләт Думасында карау өчен тәкъдим ителде.

Хәзерге вакытта мондый гамәлләр өчен административ штрафлар гына каралган, закон проекты авторлары фикеренчә, алар һәрвакытта да җитәрлек җәза түгел. Шуңа күрә, әгәр граждан ел дәвамында ике тапкыр балигъ булмаганнарны тәмәке, вейп, кальян, электрон тәмәке тартуга җәлеп иткән өчен административ җәза алган очракта, җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим ителә.

Мондый җинаятьләр өчен түбәндәге җәзалар кулланылырга мөмкин: 100 000 сумга кадәр штрафлар, 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, бер елга кадәр төзәтү эшләре яки шул ук срокка иреген чикләү.

Әгәр баланы тәмәке тартуга закон буенча аны тәрбияләү бурычы йөкләнгән кеше җәлеп итсә, җаваплылык арта

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International