10 октябрьдә алтын юбилеен якшәмбе мәктәбе директоры, анакай Фотиния Чурашова билгеләп үтте.
«Хатын-кыз, ул баш руханиның хатыны-анакай гына түгел, ә бөтен мәхәлләбезнең анасы санала. Ул шулай ук яратучан әни, искиткеч хуҗабикә, чын хатын, искиткеч дус, игелекле остаз, ярдәмче, иптәш һәм киңәшче. Мондый сыйфатларны аның әти – әнисе тәрбияләгән, аларның 4 кызы бар, һәм алар барысы да руханиларның хатыннары-анакайлар. Балачактан ук аңа хезмәт сөючәнлек, кешеләргә карата игелекле һәм ярдәмчел мөнәсәбәт тәрбиялиләр.
Алтын юбилейда без анакаебызга яхшы сәламәтлек телибез: рухи һәм физик сәламәтлек, шундый ук шат, дәртле, ярдәмчел, игелекле, кызганучан булып калуын телибез, ул тормышка ашырган нәрсәләр йөзе белән кире үзенә кайтарылсын . Алтын юбилее белән, кадерле анакай», - дип котлады мәхәллә кешеләре һәм гыйбадәтханә хезмәткәрләре исеменнән Надежда Тарасова.
Фотиния анакай-алты баланың күп балалы әнисе. Чурашовлар гаиләсендә өч бала тәрбиягә алынган.Анакай «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнгән.
Редакция коллективы котлауларга кушыла.