Алексеевскилылар МХО зонасында булучы солдатларга ярдәм итүләрен дәвам итәләр.
Гуманитар йөкнең чираттагы партиясе МХО зонасына җибәрелде. Мәсәлән, солдатлар үтенече буенча, мәхәллә кешеләре җыйган акчага армия мобиль мунча комплексы һәм Нива автомобиле өчен фаркоп сатып алынды. Авыл халкы сатып алган кораллар һәм беренчел кирәк-яраклар белән бергә йөк алгы сызыкка китте.
Акча җыю дәвам итә, ноябрьдә безнең гыйбадәтханәдән киләсе гуманитар сәфәр булачак.
Барлык иганәчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!