Урманны бергәләп саклап калыйк!

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Урманны бергәләп саклап калыйк! Алексеевскида шундый чакыру белән Урман утырту көне үтте. Экологик акциядә район башлыгы Сергей Демидов һәм ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, шулай ук муниципалитет оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре һәм Аграр колледж студентлары катнашты.

Чыршы аллеясы Боз сарае янында, Просторный микрорайонында утыртылды.

«Урман утырту көне» табигатьне саклау акциясе традициясе республикада 2011 елда барлыкка килде. Аның максаты- республиканың урман ресурсларын үрчетү һәм арттыру, урманга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, аны саклау проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

 

Урманнарны саклау темасы ил җитәкчелеге контролендә дә тора. Президент Владимир Путин урман комплексы хезмәткәрләренә мөрәҗәгатендә ассызыклаганча, Россия Федерациясенә дөньядагы агач запасларының биштән бер өлеше туры килә, бу экология һәм индустриаль үсеш ягыннан илнең зур табигый өстенлеге булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International