Татарстан Социаль фонды МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында сөйләде

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

◾ ️Түләүләрне төбәктәге РСФ бүлекчәсеннән 30,5 меңнән артык кеше ала (аларның барысы да махсус операциядә катнашучылар түгел). Аңа гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки КФҮтә бирергә мөмкин.

◾ МХО да катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары хәрби хезмәткәрнең баласына ай саен 15,5 мең сум пособие ала. Мобилизацияләнгәннәрнең йөкле хатыннарына бер тапкыр бирелә торган түләү 36,2 мең сум (бу очракта йөклелек вакыты 180 көннән дә ким булмаска тиеш)билгеләнгән

◾Әгәр ирнең объектив сәбәпләрсез хезмәт хакы булмаса, ә гаилә мохтаҗ дип табылса, пособие билгеләнәчәк.

◾Хәрби травма аркасында инвалид дип танылган кешеләргә өстәмә айлык матди тәэмин итү 1 мең сум билгеләнә. Һәлак булган хәрбиләрнең балаларына ай саен 2,8 мең сум күләмендә пособие билгеләнә.

◾Хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннары торак урыннары өчен түләү чыгымнары белән бәйле рәвештә компенсация түләүләре алу хокукына ия. Түләү күләме айлык коммуналь хезмәтләр чыгымнарының 60% тәшкил итә. Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына шәхси торак йортларны ремонтлау өчен акча түләнергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International