РОССИЯ ФЕДЕРАЛЬ САЛЫМ ХЕЗМӘТЕНЕҢ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУЕНЧА 12 НЧЕ РАЙОНАРА ИНСПЕКЦИЯСЕ»
АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨННӘРЕН үткәрә
салым түләүчеләр -физик затлар өчен!
2023 елның 19 октябрендә 09.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр
2023 елның 26 октябрендә 09.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр
Чара кысаларында теләге булган һәркем 2023 елда милек салымнары, физик затларның керемнәренә салым буенча салым хәбәрнамәләрен үтәү тәртибе турында күбрәк белә алачак.
Салым хезмәте белгечләре салымнарны кем түләргә тиешлеге, нинди срокларда, нинди ставкалар һәм ташламалар конкрет муниципаль берәмлектә кулланыла, шулар турында җентекләп сөйләячәкләр шулай ук гражданнарның салым темасына кагылышлы башка сорауларына җавап бирәчәкләр .
Теләге булган һәркем Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты» сервисында теркәлү процедурасын үтә алачак. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.