Ана капиталын балаларны укытуга ничек юнәлтергә

2023 елның 6 октябре, җомга

Сертификат бирелгән балага өч яшь тулгач, ана капиталын теләсә кайсы баланың белем алуына юнәлтергә мөмкин. Искәрмә булып мәктәпкәчә белем бирү тора -бу юнәлеш буенча сертификат алу хокукы бирә торган бала туганнан соң ук  ана капиталы белән идарә итәргә мөмкин.

Уку башланган көнгә бала 25 яшьтән өлкән булмаска тиеш. Белем бирү хезмәтләре күрсәтүче оешма яки шәхси эшмәкәр Россия территориясендә булырга һәм белем бирү хезмәтләре күрсәтүгә лицензиягә ия булырга тиеш.

Кая  мөрәҗәгать итәргә

Ана капиталы белән идарә итү турында гаризаны Россия Социаль фондының теләсә кайсы территориаль органына, яшәү (булган) яки чынлыкта яшәү урынына карамастан, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша яки КФҮ тә бирергә мөмкин.

Ана капиталын нинди хезмәтләргә юнәлтергә була

  • Оешмада яки белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе булган шәхси эшмәкәрдә белем бирү программалары буенча түләүле белем бирү хезмәтләре өчен түләү;
  • баланы (балаларны) тоту һәм (яки) баланы (балаларны) оешмада яки белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе булган шәхси эшмәкәрдә карау һәм карап тоту өчен түләү;
  • уку чорына оешма тарафыннан бирелә торган тулай торакта торак бинадан һәм коммуналь хезмәтләрдән файдалану өчен түләү.


Акча нинди срокларда күчереләчәк

Гариза канәгатьләндерелгән очракта, ана (гаилә) капиталы акчаларын (средстволарының бер өлешен) күчерү Россия Федерациясе Социаль фонды (Россия Федерациясе Социаль фондының территориаль органы) тарафыннан гаризаны канәгатьләндерү турында карар кабул ителгән көннән алып 5 эш көне эчендә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International