Илнең азык – төлек иминлеге-милли икътисадны суверенизацияләү мәсьәләсе. Икътисадның «суверенлыгы» югарырак булган саен, халык хуҗалыгы тармакларының тышкы шокларга һәм санкцияләр басымына тотрыклылыгы да югарырак була. Бу хакта Экспертлар клубы мәйданчыгында Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов белдерде.
«Суверен икътисадка» күчү кирәклеге турында күптән түгел Петербург халыкара икътисади форумында Владимир Путин да сөйләде. Шуңа бәйле рәвештә АПК илебезнең суверен икътисади үсеше драйверларының берсе буларак карала. Хәзер инде без ашлык, үсемлек мае, балык һәм башка позицияләр буенча үз ихтыяҗларыбызны тулысынча каплыйбыз: чынбарлыктагы кыйммәтләр план күрсәткечләреннән 1,5-2 тапкыр артык», – дип билгеләп үтте Олег Морозов.
«Россия-нетто экспортлаучы: бездә АПК продукциясе экспорты импорттан күпкә артыграк. Бодай экспорты буенча илебез дөньяда беренче урында тора. Өстәвенә, Россия авыл хуҗалыгы продукциясен китерү дус илләргә уңышлы юнәлдерелгән: хәзер аларның өлешенә экспортның 90% тирәсе туры килә. Бу Россиянең хәзерге вакытта үз агросәнәгать комплексын ышанычлы үстерү хисабына дөньяда азык – төлек суверенитетының югары дәрәҗәләренә ия булуын күрсәтә», - дип нәтиҗә ясады Олег Морозов.
Татарстан Республикасының илнең азык – төлек иминлеген тәэмин итүдәге ролен бәяләп, Олег Морозов Татарстанның илдә авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча лидерларның берсе булуын искәртте. Узган ел йомгаклары буенча республика бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында беренче һәм илнең барлык субъектлары арасында бишенче урынны алды.
«Моннан тыш, Татарстан агросәнәгать комплексы өлкәсен цифрлаштыру буенча да алдынгы позициядә тора. Исегезгә төшерәбез, быел июль уртасында авыл хуҗалыгы өлкәсендә инновацион регионнарның беренче рейтингы тәкъдим ителде. Татарстан агросәнәгать комплексының инновацион үсеше буенча Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар крае белән бер дәрәҗәдә лидерлар рәтенә керде. Республика түбәндәге төп күрсәткечләр буенча агросәнәгать комплексының баланслы үсешен күрсәтте: тармакта җитештерү куәтләрен модернизацияләү, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү һәм җәлеп итү, агросәнәгать комплексын үстерүгә дәүләт ярдәме һәм тармакның башка уенчылары һәм үсеш институтлары белән хезмәттәшлеккә ачыклык», – дип нәтиҗә ясады Олег Морозов.