Музыка дөньясында

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Балалар сәнгать мәктәбендә концерт белән Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбе укучылары чыгыш ясады

Кунакка талантлы музыкантлар гына түгел, аларның укытучылары, шулай ук концертмейстерлар да килде, алар әлеге программаны әзерләүгә зур өлеш керттеләр.

Концерт чын музыка бәйрәменә әверелде. Балалар төрле уен кораллары: флейта, кларнет, скрипка, контрабас, валтор һәм фортепианода уйнау осталыкларын күрсәттеләр.

Композиторлар В. С. Рахманинов, К. Дебюсси, М. И. Глинка һ. б. ның классик әсәрләре яңгырады. 
Концерт талантлы балалар белән очрашу, тәҗрибә уртаклашу һәм киләчәктә иҗади үсеш өчен илһам чыганагы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International