Коррупциягә каршы тору турында

2023 елның 16 июне, җомга

 "Коррупциягә каршы тору турында" 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 12 статьясында элеккеге дәүләт (муниципаль) хезмәткәрләрен эшкә урнаштыру буенча чикләүләр, шулай ук элеккеге хезмәткәрне эшкә алган эш бирүче бурычлары билгеләнгән.

Эш бирүче, гражданны - элекке муниципаль (дәүләт) хезмәткәрне эшкә алганда, элек махсус исемлеккә кергән вазыйфаны биләгәндә, яңа эш бирүче гражданны муниципаль хезмәттән азат иткәннән соң 2 ел дәвамында аның белән хезмәт килешүе төзелүе турында хәбәр итәргә тиеш.

Хат гражданның соңгы хезмәт урыны буенча яллаучының (эш бирүченең) вәкиленә граждан белән хезмәт килешүе төзелгән көннән алып 10 көн эчендә җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International