Әйдә Сабантуйга!

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Кадерле алексеевскилылар, сезне 10 июньдә районның Сабантуй бәйрәменә чакырабыз!

Программада:

✔ 08: 30-«Рус авылы» проекты (конкурслар, уеннар, милли ризыклар белән сыйлау, концерт, туку , керамика, чигү, агачтан уеп ясау, калфак чигү, йон эрләү, тальниктан кәрзин үрү, түгәрәкләп үрү, коклюшкаларда үрү буенча мастер-класслар);

✔ 09: 00 -Ат чабышлары;

✔ 09: 30-Бәйрәмне ачу тантанасы;

✔ 10: 00-милли уеннар, интерактив мәйданчыклар;

✔ 10: 30-татар эстрадасы артистлары Нияз Җәләлов, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Рамил Галимҗанов, Алсугөл һәм Хәмит Маткаримов катнашындагы концерт;

✔ 11: 00 – Билбау көрәше, «Көрәш»милли көрәше.

 

Майданда 8: 30дан 10: 30га кадәр район газетасының «Заря» («Таң») язылу пункты эшләячәк.

Сабан бәйрәме кунаклары икенче яртыеллыкка рус яки татар телләрендә «районка»ны яздыра алачак. Язылу бәясе 741 сум (почта аша), 600 сум (курьер тарафыннан китерү) һәм 500 сум (альтернатив китерү. Редакциядән үзеңә килеп алырга). Шулай ук татар һәм рус телләрендә нәфис әдәбият һәм журналлар сатып алырга мөмкин булачак.

Бу көнне язылучылар арасында 3 бүләк уйнатылачак. Бүләкләр уйнату 10:30да узачак.

Барлык язылу квитанцияләре июнь ахырында узачак төп уйнатуда катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International