Аз керемле гаиләләр өчен бердәм пособие- уртача җан башына керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләргә -дәүләт ярдәме чарасы. Татарстан Республикасында җан башына яшәү минимумы 12219 сум тәшкил итә.Түләү йөклелекнең 12 атнасына кадәр исәпкә алынган йөкле хатынга һәм 0 яшьтән 17 яшькә кадәрге баланың ата-аналарының (уллыкка алучыларның, опекуннарының (попечительләренең) берсенә билгеләнә.
Бердәм пособие ата – аналар өчен беренче һәм өченче яки аннан соңгы балага 3 яшькә кадәр, шулай ук 3 яшьтән 7 яшькә кадәр (шул исәптән) һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәр түләүләрне берләштерә. Шул рәвешле түләүне билгеләү кагыйдәләре берләштерелә һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бербөтен, өзлексез системасы тәэмин ителә.
Бердәм пособие керткәндә күчеш чоры каралган: 2022 елның 31 декабренә кадәр балары туган гаиләләр билгеләнгән түләүләрне сайлый яки яңа пособие рәсмиләштерә ала. Иске кагыйдәләр буенча түләүләр алу мөмкинлеге түләү билгеләнгән вакыт тәмамланганчы гаиләләрдә саклана.
Айлык пособие күләме гаиләнең кеременә бәйле һәм:
.Төбәктә балага яшәү минимумының 50% ы-түләүнең төп күләме;
.Төбәктә балага яшәү минимумының 75% ы, әгәр база күләмен билгеләгәндә гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булса, билгеләнә;
.Төбәктә балага яшәү минимумының 100 проценты әгәр дә балага яшәү минимумының 75 проценты күләмендә пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына уртача кереме кешегә яшәү минимумыннан кимрәк булса.
.0 яшьтән 17 яшькә кадәрге берничә балалы гаиләләргә 17 яшькә кадәрге һәр балага бердәм пособие түләнә.
Бердәм пособие бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла.
Әгәр гариза бала туганнан соң ярты ел эчендә бирелсә, пособие туганнан исәпләнә, әмма 2023 елның 1 гыйнварыннан да иртәрәк түгел. Әгәр мөрәҗәгать итү аеыннан соңрак булса, әмма 2023 елның 1 гыйнварыннан да иртәрәк түгел.
Пособие билгеләү өчен нигезләр
Аз керемле гаиләләргә түбәндәге шартларны үтәгәндә мохтаҗлыкны бәяләүне исәпкә алып түләү билгеләнә:
.гаиләдә кешегә айлык керем җан башына региональ яшәү минимумыннан артмый;
.гаиләнең милке билгеләнгән критерийларга туры килә;
.мөрәҗәгать итүче һәм пособие билгеләнгән балалар-Россия Федерациясендә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары.
Түләү өчен баланың ата-аналарының берсе, уллыкка алучы яки опекуны (попечитель) мөрәҗәгать итә ала. Пособие билгеләгәндә гаиләнең милек белән тәэмин ителеше һәм ата-ананың мәшгульлеге исәпкә алына. Әгәр гаиләнең өлкән әгъзалары хезмәт хакы яки аның булмавының объектив сәбәпләре булса, пособие билгеләнә.