Юеш Көрнәле авылында яшәүчеләр мәчет территориясендә алма бакчасы утыртканнар
Авыл халкы 55 кышкы һәм җәйге сортлы алма агачы утырткан.
«Бу игелекле чарада катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә,- ди авыл җирлеге башлыгы Ирина Хушанова, - бигрәк тә аны оештыручыларга. Бу мәчет имамы Рәшид хәзрәт, Садыйков Гаптинур, Ханафеев Наил, Багавеев Ринат. Бу бакча үсеп чәчәк атсын һәм безнең җаннарыбызга тынычлык, яхшылык һәм матурлык кына китерсен».