Ветеран-юбилярларны котладылар

2023 елның 8 мае, дүшәмбе

Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов исеменнән юбилярларга котлау открыткалары, азык-төлек пакетлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Юбилярларны котлау сүзләрен авыл җирлекләре башлыклары әйтте.

 

Рэма Хөсәен кызы Абдулҗббарова 1 майда 95 яшен билгеләп үтте. Ул тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Биләр авылында яшәүче.

Абдулҗаббарова Рэма Хөсәен кызы Уфада туган, әмма балачагында гаиләсе белән Казанга күченгән.

Рэма Хөсәен кызы Казанда яши һәм тимер юлда юлда озатучы булып эшли. Аннары Биләр авылына күченә, хәзер дә шунда яши. Кыз тәрбияләп үстергән , оныгы һәм оныкчыгы бар.

***

 

1 майда 90 яшьлек юбилеен Урта Тигәнәле авылында яшәүче Минач Галәветдин улы Гыйматдинов билгеләп үтте.

Минач Галәветдин улы Алексеевск районының Кызыл Октябрь поселогында туган. Мәктәпне тәмамлагач һәм җиде яшеннән авылда эшли: дуңгызлар, атлар көтә, урман кисүдә эшли. Алексеевск МТС каршындагы училищены тәмамлый, шуннан соң шунда эшли. Кыркүл авылында механизатор, аннары «Алга» колхозында механизатор булып эшли. 1952-1956 елларда Германиядә Совет Армиясендә хезмәт итә.

Рәшидә Хөснулловнага өйләнә, алар бергә 45 ел яшәгәннәр. 1967 елда Казахстанга Караганда шәһәренә күчеп китә һәм 27 ел «Карагандажилстрой»да крановщик булып эшли. 1998 елда лаеклы ялга чыга һәм туган ягына Урта Тигәнәле авылына күченә.

Үзенең гомере дәвамында спорт белән шөгыльләнә, җиде тапкыр авыр үлчәүдә гир күтәрү буенча беренче урыннарны ала. Бик күп рәхмәт хатлары һәм грамоталары бар.

 

***

 

Имам Хәйретдин улы Мөхәммәтовка 2 майда 95 яшь тулды. Ул тыл хезмәтчәне, Юеш Көрнәле авылында яши

Имам Хәйретдин улы Юеш Көрнәле  авылында туган. Үзенең бөтен хезмәт гомерен ул «Родина»колхозында балта остасы булып эшли. Имам Хәйретдин улының авылдашларына төзегән йортлары бик күп. Лаеклы ялга чыккач, «Родина»колхозында умартачы булып эшләвен дәвам итә. Имам Хәйретдин улы сәламәт яшәү рәвеше алып бара, умартачылык белән шөгыльләнә. Имам абый авылында хөрмәтле аксакал.

Хатыны Әлфия белән бергә 5 бала (4 кыз һәм бер ул) тәрбияләп үстерәләр. Кызларының берсе хәзер аның белән яши, Чистай шәһәреннән махсус күченеп кайткан, чөнки әтисе хатынын югалткан һәм өйдә ялгыз калган. Имам Хәйретдин улы Мөхәммәтовның унбер оныгы һәм унике оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International