Үлемсез полк

2023 елның 8 мае, дүшәмбе

Бөек дата 1945 елның 9 маеннан 78 елүтеп китте, ләкин без җиңүчеләрнең исемнәрен хәтерлибез һәм беләбез

 

Сабиров Абдулхак Абдулвәли улы (Вәли улы), 1922 (1923) елгы, Түбән Тигәнәле авылы.

Алексеевск РХК  тарафыннан 1941 елның 28 декабрьендә мобилизацияләнә.  Кызыл армияче, 34 нче инженер-сапер батальонының   57 нче бүлегең РГК 62 А инженер сапер бригадасы отряды саперы.1943 елның гыйнвар – март айларында Дон фронтындагы сугышларда катнашучы (Сталинград сугышы). Яраланганнан соң 1581 нче аэродром ПВО полкында хезмәт итә.

Абдулхак Сабиров Сталинград янында чолгап алынган дошман төркемнәрен юк иткәндә батырлык һәм чыдамлык күрсәтә. 1943 елның гыйнварында 5 нче аерым гвардия танк полкының танкларын маскировкалау буенча хәрби биремне үтәгәндә, бер төркем сугышчылар белән кыска вакыт эчендә дошман уты астында Казачьий Курган районында танклар өчен 4 ышык урын ясаган. 43 елның 15-26 гыйнварында артиллерияне алга җибәрү өчен миналардан юлларны тикшерү буенча разведка составында эш итә. Авыр шартларга карамастан, бирем бик яхшы һәм вакытында үтәлә. 43 елның 26 гыйнварына каршы төндә, разведкада үз бүлеге составында эш итеп, немец икмәк пешерү автомашинасын минадан арындыра, шул ук вакытта 5 снайперны төшерә. Барлык заданиеләрдә дә Абдулхак Сабиров гаять зур батырлык һәм дисциплиналылык күрсәтә. «Хәрби хезмәтләре өчен», «Сталинградны саклаган өчен» медальләре, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән (1985).

 

Алексеев Михаил Антонович, 1920 елның 21 сентябрендә Новоспасск авылында туган.

1940 елның августында чакырыла.Бөек Ватан сугышы елларында 1942 елда 196 нчы укчы дивизиянең  725 артилерия полкының отделение командиры. Кече лейтенант, Фрунзе пехота училищесының взвод командиры.

«Хәрби казанышлары өчен»медале белән бүләкләнә.

«Сержант Алексеев 1942 елның 2 сентябрендә Сталинград янында, дивизия штабына хәбәр җиткергәндә, ике аягына да авиабомба кисәкләре белән яралана».

Сугыштан соң Алексеевск юл участогында эшли. Хатыны Алексеева Елена Тимофеевна белән бергә кыз һәм ул тәрбиялиләр. 1993 елда вафат була.

 

Хөснуллин Әсәдулла Хөснулла улы, 1905 елгы, Зур Тигәнәле авылы.

Сугышка кадәр шорник булып эшли. 1941 елның июлендә Биләр РХК тарафыннан мобилизацияләнә. Кызыл армияче (1944 елның июленнән ефрейтор). 1941 елның ноябреннән  Көнбатыш фронтта укчы полк составында. 1941 елның 24 декабрендә Тула өлкәсенең Ханино авылы янында яралана. 1942 елның мартыннан РГК ның 31 нче инженер-сапер батальонының 57 нче инженер-сапер отделениесының  боепитание остаханәсендә ат йөртүче булып тора.  1942 елның апрелендә контузияләнә. Дон, Брянск, 1, 2, 3 нче Белоруссия фронтларында сугыша. Орел-Курск һөҗүм операциясендә, Белоруссияне азат итүдә катнаша. Ока, Десна, Болва, Сож, Пронь елгалары аша күперләр төзегәндә үзен күрсәтә. "Сталинградны саклаган өчен", "Хәрби хезмәтләре өчен" (1944 елның маенда), "Германияне җиңгән өчен" медальләре, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985 ел) белән бүләкләнгән. 1945 елда демобилизацияләнә.Туган авылында тимерче булып эшли, яңадан торгызылган авыл мәчетенең беренче мулласы була. 1997 елда вафат була, Олы Тигәнәле авылында җирләнгән.
Рябцев Григорий Спиридонович, 1905 елда туган, Казан губернасы Спас өязе Никольское авылында туган. 1939 елдан ВКП(б) әгъзасы.Сугышка һәм армиягә мобилизациягә кадәр Алексеевск урта мәктәбе директоры булып эшли. Алексеевск РХК тарафыннан 1941 нче елның 23 августында мобилизацияләнә. Сәяси хезмәткәр. 1944 елга кадәр запастагы частьләрдә хезмәт итә. 1944 нче елның октябреннән хәрәкәттәге армиядә. 1944. Гвардия өлкән лейтенант, 141 гв. СП 46 гв. СД 6 гв. А/ 10 гв. агитаторы. А 1 һәм 2 Балтыйк буе фронты, Ленинград фронты гаскәрләренең Курлянд төркеме. Сугыш тәмамланганнан соң армиядә хәрби-сәяси состав офицерлары вазифаларында хезмәт итүен дәвам итә. 1954 елның 23 ноябрендә «подполковник»дәрәҗәсендә отставкага китә. Кызыл Йолдыз ордены (1945 ел), «Хәрби хезмәтләре өчен» медале (1951 ел) белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International