Әсфәндиәровлар гаиләсе Алексеевск районын гаилә традицияләре республика конкурсында тәкъдим итте.
Алар үз шәҗәрәләрен XVI гасыр ахырыннан алып баралар.
Әлки районында «Эхо веков в истории семьи» «Тарихта без эзлебез»бишенче юбилей фестиваленең зона этабы узды. Фестивальдә Кама Аръягының ун районыннан гаиләләр катнашты: Спас, Әлки, Нурлат, Аксубай, Чирмешән, Яңа Чишмә, Чистай, Лаеш һәм Балык Бистәсе. Безнең районны данлыклы Илдус Ильяс улы һәм Румия Равил кызы Әсфәндияровлар гаиләсе тәкъдим итте. Бу гаиләнең шәҗәрәсе 1680 елдан Степная Шентала авылыннан исәпләнә.