Алексеевлылар «Тоталь диктант » бөтенроссия акциясенә кушылдылар
Үзләренең грамоталылыгын биш йөзгә якын кеше тикшерде.
Ял көннәрендә район халкы язучы, сәяхәтче, Ерак Көнчыгышны тикшерүче Владимир Арсеньев әсәре буенча диктант язды. Акцияне үткәрү урыны булып аграр колледж, үзәк китапханә, районның егерме ике мәктәбе һәм Биләрнең «Юнармеец» яшүсмерләр клубы булды. Рус телендә язу кагыйдәләрен белүне тикшерүгә юнәлдерелгән акциядә мәктәп укучылары, колледж студентлары, мәгариф, мәдәният бүлеге, башкарма комитет хезмәткәрләре, иҗтимагый оешма вәкилләре һәм районның актив кешеләре катнашты.