Татарстанда татар телендәге язулардагы һәм элмә такталардагы хаталарны ачыклау буенча конкурс башланды

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда татар телендәге язулардагы һәм элмә такталардагы хаталарны ачыклау буенча конкурс башланды

Конкурста республика халкы 1 апрельдән 1 ноябрьгә кадәр катнаша ала. Моны ничек эшләргә?

1️⃣ татар телендәге исемнәрдә һәм язуларда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында  хата табарга;
2️⃣ ⃣ тулысынча керерлек итеп  хатаны фотога төшерергә (аның нинди оешмага караганын күрер өчен);
3️⃣ урынның төгәл адресын күрсәтергә һәм фотоны ТР ГИС «Халык контроле» сервисы аша җибәрергә, «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар»категориясен сайларга. Мобиль кушымта iOS һәм Android ' та да бар.

Конкурс мөрәҗәгатен язма рәвештә дә бирергә мөмкин:
🔴Конкурсны оештыручыга – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә электрон адрес буенча: Konkurs.TatOmbudsman@tatar.ru яки адресы: ТР, 420015, Казан, Карл Маркс урамы, 61, 3 нче кат;
 🔴Конкурс модераторына-Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты  электрон адресына: iyali.anrt@mail.ru яки адресы: 420111, Казан, Карл Маркс урамы, 12.

Җиңүчеләрне берничә номинациядә билгеләячәкләр, ә 2023 елның дүртенче кварталында бүләкләү тантанасы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International