«Сәләт - Имәнкәй»җәйге сменасы

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

2023 елда лагерь Алексеевск районында сигезенче тапкыр эшләячәк. Ел саен сменада 80 бала ял итә, алар арасында Татарстанның башка районнарыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән дә балалар бар.

Смена даталары:

24-30 август

Үткәрү урыны: «Фәнсар» фәнни-белем бирү үзәге, Биләр авылы (Изге Чишмә территориясендә).

Балаларның яше: 8-17 яшь.

Сменаның төп юнәлеше- экология. Балалар экология, экологик яшәү рәвеше нигезләре белән танышачак.

Сменага укытучылар һәм спикерлар чакырыла, алар мондый дәресләр һәм мастер-класслар алып барачак:

1. Минем тирәдәге экология (экология нигезләре, биология, зоология, ихтиология һ.б.).

2. Эко-дизайн (эко-декор, интерьерда экологик дизайн һ.б.).

3. Эко-йорт (көндәлек экологик гадәтләр, эко-макетлар).

4. Интернетта Экология (экология проблемаларын яктырту, социаль роликлар булдыру).

5. Татар мәдәнияте һәм тарихы.

6. Флористика, балчыктан кашпо ясау.

7. Рубик кубын җыю сәнгате.

8. Гормоннарның сәламәт яшәү рәвешенә тәэсире.

9. Йога, нейрогимнастика, футбол.

10. Агачтан экологик яндыру.

11. Нәфис сүз, бию һ. б.

Сменада шулай ук интеллектуаль, иҗади һәм спорт чаралары үткәрелә.

Һәр бала үзенә яңа дуслар һәм мавыгулар таба алачак.

Сайтта гариза бирергә мөмкин portfolio-selet.ru.

Башта үзең турында мәгълүмат тутырырга, аннан соң портфолионы йөкләргә, аннары «Сәләт - Имәнкәй» сменасына заявка бирергә кирәк.

 

Элемтә өчен телефоннар: 89997594428 (Рената Шәрипова смена директоры).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International