Туган телне ярату аның һөнәре булып киткән

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Балаларны татар теле һәм әдәбияты дөньясына алып кереп, бала алган белемнәр тормышта кирәк булсын дип тырышучы, беренче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучысы Рәзинә Әсхәт кызы Фәткуллина 11 апрель көнне үзенең юбилеен билгеләп үтте.

"Кадерле, хөрмәтле юбилярша! Чын күңелдән һәм саф йөрәктән  Сезне юбилеегыз белән котлыйм! Бу көнне сезгә нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек, якты бәхет, эшегездә зур уңышлар, яңа ачышлар телим! Укучыларга булган мәхәббәтеңне югалтмавыңны һәм үз һөнәреңә тугры калуыңны телим! Сезгә түземлелек, иҗади һәм тыңлаучан укучылар", - дип котлый коллегасы Альбина Илсур кызы Хәмәтшина.

"Разина Әсхәт кызын мин игелекле, ярдәмчел, аралашучан кеше буларак беләм. Ул эш сөючән, авыл халкы тарафыннан хөрмәт ителгән гаиләдә туып үскән. Разина-искиткеч кыз, апа. Ата - аналары аңа шундый сыйфат та сеңдергәннәр-уникаль юмор хисе.

Разина Әхәт кызы -иҗади кеше. Аның татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак миссиясе-татар халкының мәдәниятен, аның күп гасырлык тарихын саклап калу. Рус телле балаларның татар халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән танышуы барлык милләтләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәткә ярдәм итә, аларда толерантлык формалаштыра. Аның укучылары еш кына олимпиадаларда, конкурсларда һәм конференцияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар булалар. Коллективта  аны хөрмәт итәләр.

Мөмкинлектән файдаланып, хезмәттәшемне юбилее белән котлыйсым килә һәм аңа киләчәктә иҗади уңышлар телим", - дип котлый Сөнгатуллина Ләйсән Рәфкать кызы.

"Разина Әсхәт кызы-игелекле, сабыр, тирән белемле һәм хөрмәтле укытучы. Безнең укытучы һәркемгә бертигез карый, һәркемне бертигез күрә. Разина Әсхәт кызы үткәргән дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар кызыклы һәм файдалы. Ул үз шәкертләрен татар теле, милләте белән горурланырга өйрәтә, татар халкына хөрмәт тәрбияли. Хөрмәтле Разина апа, сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм һәм безнең өчен тырышлыкларыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә бәхетле, озын гомер, яхшы кәеф, эштә зур уңышлар, нык сәламәтлек, тыныч көннәр һәм өметле киләчәк телим", - дип тели укытучысына 4 а сыйныф укучысы Раил Ситдыйков.

"Коллега, Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз һәм сезгә җан гармониясе һәм тынычлык телибез. Укучылар Сезне кадерләсеннәр һәм хөрмәт итсеннәр, сезнең предметны яратсыннар һәм өйрәнсеннәр. Яңа буыннарга белем биреп, яшь уыннарны аңлы итегез! Сезгә һәм бөтен гаиләгезгә ныклы сәламәтлек, гаилә  уңайлылыгы һәм гади кеше бәхете", - дип котлауларга мәктәп коллективы кушыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International