Космонавтика көнендә Алексеевскка Гагарин Кубогының күчермәсен алып кайттылар

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

«Темп» спорт комплексында «Әйдә хоккейга! » программасы кысаларында балалар өчен бәйрәм чарасы узды.
Балалар өчен спорт бәйрәмен ТР Хоккей федерациясе үткәрде. Малайлар һәм кызлар өчен күңелле уеннар һәм конкурслар үткәрелде. Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гайсин Федерациягә Алексеевск районында спортның бу төрен үстерүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм район башлыгы Сергей Демидов исеменнән башкарма директорга рәхмәт хаты тапшырды. Җавап сүзендә Кирилл Голубев район җитәкчелегенә хоккейны популярлаштыру эше өчен рәхмәт белдерде һәм хоккей секциясендә шөгыльләнүче балаларга «Ак Барс»уенчыларына кадәр үсүләрен теләде. Очрашу истәлегенә барлык катнашучыларТатарстанның төп хоккей командасы берничә тапкыр яулаган Гагарин Кубогы күчермәсе белән фотога төштеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International