Яшь гаиләләргә дәүләт субсидиясе алу өчен гариза бирүгә старт игълан ителде

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуга дәүләт субсидиясе алу өчен гариза бирүгә старт игълан ителде.

📢30 апрельгә кадәр « Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча заявка кампаниясе һәм яңадан теркәү уза.

Әлеге программада түбәндәге критерийлар буенча туры килгән яшь гаиләләр катнаша ала:
✅торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык (ул теркәлгән яки ия булган 1 гаилә әгъзасына 18 кв. м. торак мәйданыннан кимрәк);
✅ түләү сәләте (банкта алдан расланган ипотека кредиты яки үз тупланмалары турында белешмә);
✅ир белән хатынның яки ата-ананың яше 36 яшьтән артмый.

36 яшькә җитмәгән яшь гаилә, быел апрель аенда «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасына кереп, фатир сатып алу, үз йортын төзү өчен торак бәясеннән 30-35% кире кайтарылмый торган дәүләт субсидиясе ала ала.
Шулай ук ипотека торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә куелганнан соң рәсмиләштерелсә , ипотека кредитын түләү дә мөмкин.

‼ Яшь гаиләләргә субсидияләр программасына 2023 елның 30 апреленнән соң да керергә мөмкин, әмма бу очракта яшь гаилә субсидиягә 2025 елдан гына дәгъва итә алачак. Шуңа күрә Башкарма комитетка баруны кичектереп тормауның мәгънәсе бар.

Программа турында тулырак Алексеевск районы сайтында белергә мөмкин https://alekseevskiy.tatarstan.ru/obespechenie-zhilem-molodih-semey.htm яки +79375994040 телефоны буенча

#ЖильёМолодымРТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International