Акция бистә читендә яшәүчеләргә кагыла.
Район үзәгенең ерак территорияләрендә яшәүчеләр өчен 2023 елның икенче яртыеллыгына «Заря» һәм «Таң» газеталарына альтернатив язылу башланды. Хәзер «районка» ны редакциядә генә түгел, ә « Руслан»,« Ивушка»,« Рио»,«Солнышко»,«Дельта»,«Радуга» (Дорожников урамы һәм Лебяжье )кибетләрендә дә алырга мөмкин булачак,
600 сумга язылып, авыл халкы өйләренә иң якын шәхси кибеттән газета ала алачак. Моның өчен редакциягә мөрәҗәгать итәргә кирәк, һәм газета хезмәткәрләре һәр чәршәмбе һәм җомга яңа чыгарылышны сез сайлаган тапшыру пунктына китерәчәк.
Тулырак мәгълүмат 2-57-30 телефоны буенча.
Россия почтасы линиясе буенча язылу һәм җиткерү гадәти режимда эшли.