Район Советының утырышлар залында район хастаханәсе эшенә йомгак ясалды.
Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Алексеевск районына эш визиты белән килде. Район башлыгы Сергей Демидов белән бергә ул район хастаханәсен карады. Марсель Мансур улы баш табиб Илдар Вилданов белән халыкка медицина ярдәмен оештыру, кадрлар сәясәте, медицина җиһазларын куллану мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Район Советы залында Алексеевск РҮХ эшенә йомгак ясалды һәм медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.