Алексеевск студентлары, профессионаллар ярдәмендә терлекче һәм ветеринария белгечлеге белән якыннан танышу өчен, терлекчелек комплексында булдылар
Балалар районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре белән очраштылар. Практикада комплекс эшенең төп этаплары белән таныштылар, барлык кызыксындырган сорауларын бирделәр.