Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча УНД һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хәбәр итә

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 30 мартындагы 376 номерлы карары нигезендә,2023 елның 17 апреленнән 10 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда тыела:

Учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру;  җәмәгать туклануы объектлары (рестораннар, барлар һ.б.) территориясендә урнашкан һәм файдаланыла торган махсус янмый торган савытлардан кала(мангалларда, кыздыру урыннарында һ. б.),торак пунктларда һәм гражданнарның бакчачылык һәм яшелчәчелек алып 
 бару территорияләрендә, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектларында ризык әзерләү өчен ачык ут куллану.

- торак пунктлар, балаларның ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләре, икътисад объектлары, урман янгыннары куркынычы янаган сәламәтләндерү оешмалары территорияләрендә, шулай ук урман-парк зоналарында, торфлы участокларда һәм урман массивлары белән чиктәш ачык территорияләрдә куркынычлыгы 1-3 класслы булган пиротехниканы куллану;

-биеклеккә күтәрү принцибы конструкцияләр эчендә ачык ут ярдәмендә һаваны җылытуга нигезләнгән булса,янучан материаллардан ясалган идарә ителми торган әйберләрне очыртып җибәрү.

Исегезгә төшерәбез, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.4 маддәсенең 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка китерә (гражданнарга ун меңнән егерме мең сумга кадәр административ штраф салу; вазыйфаи затларга - утыз меңнән алтмыш мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затларга - алтмыш меңнән сиксән мең сумга кадәр; юридик затларга дүрт йөз меңнән сигез йөз мең сумга кадәр.)

Татарстан Республикасының Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен вакытында үтәү янгынны кисәтергә, шуның белән тормышны, сәламәтлекне һәм милекне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, дип искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International