27 мартта Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре көне билгеләп үтелә.
2022 елда Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча территориаль Идарәсенең төп тырышлыгы ведомствога гамәлдәге законнар белән йөкләнгән бурычларны үтәүгә юнәлтелде. Шәхси состав зур иҗтимагый, спорт, дини һәм мәдәни-массакүләм чаралар үткәргәндә җәмәгать тәртибен һәм иминлеген саклауда катнашты.
Шулай ук росгвардиячеләр корал әйләнеше һәм шәхси саклау эшчәнлеге өлкәсендә законнарның үтәлешен контрольдә тоту, ТЭК объектларының, сәнәгать, куркыныч һәм социаль әһәмиятле объектларның террорчылыкка каршы саклануын оештыруны контрольдә тоту, гражданнарның торакларын, объектларын һәм мөлкәтен саклау урыннарын шартнамәләр буенча саклау буенча бурычларны үтәделәр.
Росгвардия территориаль идарәсе махсус бүлекчәләренең һәм Татарстанда дислокацияләнгән хәрби частьләрнең шәхси составы беренчеләрдән булып махсус операция кысаларында хезмәт-хәрби бурычларны үтәүгә кереште һәм аларны бүгенге көнгә кадәр лаеклы үтәвен дәвам итә. Хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен күп кенә хезмәткәрләр дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән билгеләп үтелде.
Шул ук вакытта Татарстан Республикасы территориясендә Росгвардиянең махсус билгеләнештәге подразделениеләре сугышчылары терроризм һәм экстремизмга каршы көрәштә, җәмәгать тәртибен саклауда, оператив-профилактик һәм эзләү чараларында катнаштылар, хокук саклау органнарына тикшерү чараларын үткәргәндә көч ярдәме күрсәттеләр.
Шартлаткычлар белән эшләүче белгечләр 470 объектны куркыныч әйберләр булу-булмавына тикшерделәр, 14 шартлаткыч әйбер табылды һәм зарарсызландырылды.
Республиканың ведомстводан тыш саклау бүлекчәләре тарафыннан төрле милек формасындагы 15 меңнән артык объект, 34,5 меңнән артык яшәү урыны һәм гражданнарның мөлкәтен саклау урыны иминлеге тәэмин ителде.
2022 елда ведомстводан тыш сак нарядлары белән хезмәт итү барышында саклана торган объектлардан килгән 55 меңнән артык сигнал эшкәртелде. Патрульлек итү постларында һәм маршрутларында 472 җинаять ачыкланды, 3 меңнән артык административ хокук бозулар туктатып калынды. Саклана торган объектлардан урлау мөмкинлеге юк.
Хезмәт-хәрби эшчәнлек нәтиҗәләре буенча 2022 елда Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе чираттагы тапкыр Идел буе округы территориаль идарәләре арасында беренче урынны алды.
«Шәхси составны һәм Росгвардия ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Үз бурычларын намус һәм дәрәҗә белән үтәүләрен телим.Нык сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе», - дип коллегаларын Алексеевск районы буенча ведомстводан тыш сак начальнигы, полиция майоры Айдар Гатин котлый.