Су асты диңгезчесе Көненә

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

19 мартта илдә су асты көймәсе-диңгезчесе көне билгеләп үтелә.

Су асты көймәсе тарихы гасырлар төпкеленә барып тоташа: төрле илләрдә һәм төрле вакытта ышанычлы су асты корабы булдырырга тырышканнар. Россиядә беренче «яшерен судно» ны Бөек Петр вакытында төзи башлаганнар. Әмма, хәрби флотка беренче рус су асты көймәсе «Дельфин»кабул ителгәнче 200 ел узган. Бу 1903 елда була, ә 1906 елның 19 мартында Россия императоры Николай II үзенең указы белән су асты флотын законлаштыра. Ватан флотының су асты көймәләре 1905 елның 28 апрелендә рус-япон сугышында хәрби чыныгу ала. Су асты көймәсе «Сом» ватан су асты көймәсе тарихында беренче тапкыр кенәз, лейтенант Трубецкий җитәкчелегендә Преображение бухтасында дошман корабына һөҗүм итә. Беренче бөтендөнья сугышы иң башында ук су асты көймәсе- бик җитди корал булуын күрсәтә. Бу вакыйгалардан соң Россиядә «Морж» һәм «Барс» тибындагы яңа су асты көймәләрен тизләтелгән төзүгә керешәләр.

Кара диңгез су асты көймәләре һәм Балтыйк су асты көймәләре диңгезчеләре сугышта бик кыйммәт торалар. Алар да, башкалар да дошман корабларын батыралар.

Гражданнар сугышыннан соң Совет хөкүмәте су асты флотын актив торгызуга керешә. Икенче бөтендөнья сугышы башланганчы, СССРда 212 субмаринадан торган дөньяда иң зур су асты флоты төзелә.

1941 елгы сугышның башлануын су асты көймәләре, хәрби-диңгез флотының барлык диңгезчеләре кебек үк, 1 нче номерлы әзерлек белән каршы ала.

Дошман корабларын батырганнар:

-Балтыйк диңгезендә командирлары Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган су асты көймәләре экипажлары. Бу: Иван Травкин, Александр Маринеско, Сергей Лисин, Михаил Горшков, Алексей Мятиясевич һ. б.;

-Кара диңгездә су асты көймәчеләренең лаеклы дошманы булмаган. Кара диңгез су асты көймәләре дошманның 85 корабын һәм судносын батыра. Советлар Союзы Герое исеме су асты көймәләре командирлары Ярослав Иоселианига, Максим Хомяковка, Астана Касаевка, Борис Алексеевка һ. б. бирелә;

-Төньяк флотта су асты көймәләре дошманны су астында һәм су өстендә торпедалар һәм артиллерия залплары белән ачык диңгездә һәм яшерен фьордларда батыралар.

Алар союздашларның конвоен саклыйлар һәм нацист рейдерларын тоткарларга чыгалар. Бу су асты көймәләре командирларын Төньяк флотының аслары дип атаганнар. Алар Советлар Союзы Геройлары. Менә аларның исемнәре: Мөхәммәт Гаджиев, Иван Колышкин, Валентин Старков, Григорий Щедрин, Израиль Фисанович һ. б.

-Тын океан флотында су асты көймәләре 1945 елның августында хәрби хәрәкәтләр башлый һәм Япония капитуляциясе көнендә тәмамлана. Советлар Союзы Геройлары командирлар Иван Кучеренко, Григорий Щедрин, Александр Трипольский җитәкчелегендәге су асты көймәләре экипажлары аеруча аерылып тора. 1952 елның сентябрендә Иосиф Сталин Хөкүмәтнең «Беренче атом су асты көймәсен булдыру турында» карарына кул куя, һәм 1958 елда мондый су асты көймәсе СССР Хәрби-диңгез флоты составында була. Юрий Гагарин атом су асты көймәсендә булганда, су асты корабларының космик кораблардан катлаулырак булуын билгели. 1965 елда Көнбатыш Лицаның АПЛ-35 су асты көймәсе-төньяк диңгезчеләре турында истәлек итеп ул үзе белән кара пилотканы алып киткән. Тыныч вакытта, куелган бурычларны үтәгәндә,су асты көймәләре диңгезчеләре батырлык һәм каһарманлык күрсәтәләр. Моның өчен Төньяк флотының 50 су асты көймәсе- диңгезчесе Советлар Союзы Герое һәм Россия Герое исеменә лаек була.

Бәйрәм уңаеннан районыбызның хезмәт итүче һәм хезмәт иткән  су асты диңгезчеләрен  котларга һәм аларга нык сәламәтлек, Ватан файдасына хезмәттә һәм хәрби хезмәттә  уңышлар теләргә телим.

Мәкаләне Төньяк флотының Көнбатыш Лицада хезмәт иткән беренче статья старшинасы Герман Быков әзерләде. Мурзиха авылында туып, 1963 елдан 1967 елга кадәр диңгез флотында хезмәт иткән.

Мәкалә авторынан тыш, хәзерге вакытта Алексеевск районында су асты көймәләре - диңгезчеләре Дамир Гыйләҗев, Сергей Секалин, Юрий Савинов, Таһир Хәмидуллин яши. Сугышчан кардәшлек әгъзалары башка су асты көймәләре - диңгезчеләренең үзләре турында хәбәр бирүләрен  сорыйлар. Мәгълүматны 2-57-30 номеры буенча калдырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International