Чираттагы гуманитар рейс Алексеевскийдан МХО зонасына китте
Конвойны комплектлаганда сугышчылар өчен индивидуаль посылкаларга аерым игътибар бирелде. Моннан тыш, җирлекләрдә яшәүчеләр өй күчтәнәчләре әзерләделәр һәм җибәрделәр: токмач, чәк-чәк, бал. Яшьләр формированиеләре һәм иреклеләр маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре ясаганнар, җылы кием комплектлары теккәннәр.
Район администрациясе, Барс СҮ хезмәткәрләре һәм хәйриячеләр мобилизацияләнгән алексеевлыларга Нива автомобиле һәм йөк прицепы, шулай ук тепловизорлар, мичләр, кораллар, техник чаралар, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган җыелмалар җибәрделәр.
Без сезне өйдә көтәбез, якташлар!