9-11 мартта Республика Бадминтон үзәгендә егетләр һәм кызлар арасында ТР беренчелеге узды. Алексеевлылар ярышларда алтын, көмеш һәм бронза медальләр алдылар!
«Команда беренчелегендә безнең ике команда да сетканың соңгы стадияләрендә Казан шәһәренең җыелма командасын 3-2 исәбе белән җиңде, - дип сөйли тренер Илья Черемных, - шул ук вакытта өлкән команданы кече команда кызлары белән ныгытырга туры килде. Хәйретдинов Илмир, Маннанов Ризван, Садреев Айнур, Кузьмина Виталина, Херувимова Александра; Федоров Данила, Цыганов Иван, Куликова Әминә, Казакова Марина, Зверева Екатерина, Вәлиев Ризван, Маннанов Данияр сыйфатлы уен уйнап, үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Ышанычлы җиңүләр белән Барков Данила, Федоров Данила һәм Цыганов Иван, Кузьмина Виталина, Ксенофонтова Ангелина, Андреяшин Матвей, Хәбибуллин Рушан, Вәлиуллин Вильдан билгеләнде.
Безнең җиңүчеләр:
Команда:
19 яшькә кадәр 1 урын.
15 яшькә кадәр 2 нче урын.
Төрле яшь төркемнәрендә шәхси зачет:
1 урын - Кузьмина Виталина
1 урын-Федоров Данила
1 урын Цыганов Иван
1 урын-Хәйретдинов Илмир
2 урын-Шәйхуллин Нурислам
3 урын Маннанов Ризван
3 урын Барков Данила
3 урын-Херувимова Александра
Котлыйбыз!