«Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон таләпләренә ярашлы рәвештә, норматив хокукый актлар белән билгеләнгән исемлеккә кертелгән дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар, дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук дәүләт (муниципаль) учреждениеләре җитәкчеләре ел саен эшкә алучы вәкиленә (эш бирүчегә) үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиеш.
2023 елда күрсәтелгән мәгълүматлар барлык санап үтелгән затлар тарафыннан 30 апрельдән дә соңга калмыйча тапшырыла.
Үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү буенча бурычны үтәмәү яисә белә торып дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүматлар бирү хокук бозу булып тора, һәм ул биләнә торган вазыйфадан, дәүләт яки муниципаль хезмәттән , шулай ук дәүләт (муниципаль) оешмадагы эштән азат ителүгә китерергә мөмкин.