Йортларны газлаштыру программасының вакытын чиксез ясадылар.

2023 елның 10 марты, җомга

Аның нигезендә, газүткәргечне магистральдән җир участогы чигенә кадәр бушлай үткәрергә мөмкин. Участок территориясенә газны милекче үз хисабына кертергә тиеш. Моны «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү»дәүләт программасында каралган ташламалы кредитлау ярдәмендә эшләргә мөмкин.
Без Россельхозбанкның Алексееевск штб офисы идарәчесе  Гөлназ Маннанова белән кредит бирүнең әлеге төре турында тулырак белер өчен сөйләштек.    
- Гөлназ Раиф кызы, хәзер үз йортыңа газ кертү өчен нинди ташламалы кредитлар бар?
- Газны Россельхозбанкның йорт хуҗалыкларын төзекләндерүгә кулланучылар кредиты ярдәмендә үткәрергә мөмкин. Минималь ставка еллык 3,25%.
- Аны нинди максатларга кулланып була?
- Әлеге кредит ике максат өчен кулланыла:
электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, газлаштыру, җылыту, канализация өчен җиһазлар сатып алу һәм монтажлау;
- торак йортны ремонтлау. Мәсәлән, тәрәзәләрне, ишекләрне, түбәләрне һ. б. алыштырырга мөмкин.
- Әлеге кредит кысаларында нинди максималь сумманы алырга мөмкин, һәм аннан кем файдалана ала?
-Кредит суммасы ике максатның һәрберсенә 500 мең сумга кадәр, ягъни бер клиентка 1 млн сумга кадәр, кредит срогы 5 елга кадәр.
Ярдәм сорап 23-65 яшьлек  авылда даими теркәлгән  кешеләр мөрәҗәгать итә ала. Кредитны рәсмиләштергәндә эш урыныннан кергән керем, шәхси ярдәмче хуҗалыктан кергән керем һәм пенсия исәпкә алына.
Тулырак консультация алырга һәм кредитка гаризаны безнең банк офисында калдырырга мөмкин: Алексеевское 
 штб, Совет мәйданы, 6 йорт, телефон: 8 (843)528-07-37

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International