🥰Коры Көрнәледә яшәүче хатын кызлар ХМО дагы сугышчылар өчен өй токмачларын әзерләгәннәр
Йөзләгән авыл тавыгы йомыркалары, кайгыртучан хатын-кыз куллары һәм берничә сәгать хезмәт, һәм монда тагын бер өй күчтәнәчләре посылкасы җибәрергә әзер. «Без дусларча тиз оештык, - дип сөйли Көрнәле авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Казакова, - барысы да ярдәм итте, авыл активы да, клуб һәм китапханә хезмәткәрләре дә. Әзерлек эшләрендә безнең мобилизацияләнүче якташыбызның әнисе дә катнашты. Ир-атларыбызны сөендерәбез, ераклыкларга карамастан, аларны өй кухнясы җылысы белән җылытабыз. Җиңү белән өйгә кайтуларын көтәбез!»
«Минем улым бу токмачларны татып карамаска да мөмкин, чөнки егетләр төрле частьләргә таралганнар, әмма безнең ярдәм барлык сугышчыларга да мөһим», - дип уртаклашты улы Ватан мәнфәгатьләрен яклагауда булган хатын.
Хуҗаларның өйдәге чәк-чәкне әзерләү планнары бар.
Ә без яңа территорияләрдә яшәүчеләргә һәм яклаучыларга ярдәм җыю пункты Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендәге Үзәк китапханә базасында эшләвен искә төшерәбез. Авылларда яшәүчеләр авыл клубларында яки Башкарма комитетларда посылкалар калдыра ала. Алдагы көннәрдә тагын бер гуманитар сәфәр әзерләнә.