24-28 февральдә Алексеевск автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатыннан "Тоннель" операциясен үткәрәчәкләр
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән, транспорт чарасы конструкциясенә рөхсәт ителмәгән үзгәрешләр керткән, шулай ук машина йөртү таныклыгы булмаган яки исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә аерым игътибар бирәчәкләр.