Махсус хәрби операция зонасында үзенең хәрби бурычын намус белән үтәүче якташыбыз турында сөйләячәкбез
Сергей Артемьев МХО ның башыннан бирле Украинада. Гыйнвар аенда гына ул кыска вакытлы ялга кайта алды.
Сергей-профессиональ хәрби һәм 2014 елдан армиядә контракт буенча хезмәт итә. Районда аның тормыш иптәше һәм кызы бар, алар аның өчен көн саен борчыла. Ун ай ХМО да катнашу дәверендә аңа күпне кичерергә туры килә: күп көнлек маршлар, ут астында техниканы торгызу... Әмма сугыш хәрәкәтләренең барлык авырлыкларына карамастан, Сергей антына, хәрби бурычына, Ватанына тугрылыклы.
Диңгез пехотасы сержанты, 61-нче Диңгез корпусы бригадасының корал буенча бүлек җитәкчесе техниканы һәм коралны торгызу белән шөгыльләнә.
«Донецк астына без 16 мартта килеп җиттек, һәм шуннан бирле безнең бүлекчә ата торган барлык нәрсәләрне: автоматларны, пулеметларны, гранатометларны, тупларны, минометларны шулай ук авыр техниканы ремонтлау буенча эш алып бара. Безнең база Авдеевкадан ерак түгел. Без үзебезнең коралны, трофейныда торгызабыз. Мариупольдә сугыш булганда, без анда эшләдек. Җимерелгән техниканы урында ремонтладык, ә булдыра алмаганнарын "донорлар"га илттек. Ясарлыкларын барысын да сафка кайтарабыз, ә кайберләрен запас частьләргә җибәрәбез. Эш тәүлек буе атышлар астында бара. Атышлар башлангач, техниканы җимерү зонасыннан алып киттек», - дип сөйли Сергей.
«Бервакыт безне нык тупка тоттылар, өч сугышчы яраланды һәм гражданский үлде… Бер көнне «хаймерс» тан безнең урнашкан урынны утка тоттылар, без атышлар башланганчы ярты сәгать алдан ул урыннан киткән идек инде. Анда булганда, мин үз күзләрем белән тыныч халыкның УХК тарафыннан даими утка тотылуын күрәм, күбесенчә торак йортлар һәм гражданнар инфраструктурасы утка тотыла. Гомумән, Украина гаскәрләре басып торган җирдә, милләтчелек һәрнәрсәгә сеңгән, бигрәк тә азат ителгән Мариупольдә артык сизелде. Көнбатыш инструкторларының эзләре бөтен җирдә күренде, бик күп чит ил кораллары»-, ди диңгез пехотачысы.
«Егетләр, Сез Ватаныбызның чын яклаучылары! Үзегезне саклагыз һәм җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтыгыз», - дип мөрәҗәгать итте Сергей якташларга.