Ирина Аляшева:
«Әлегә көчем булганда, эшләячәкмен»
Алексеевск РҮХнең зур коллективында яхшы белгечләр-медиклар күп, шул исәптән пациентларга көн-төн ярдәм итүче 95 шәфкать туташы да бар.
«Әлегә көчем булганда, эшләячәкмен«, - ди баш шәфкать туташы Ирина Гавриловна Аляшева.
Шәфкать туташы вазифасында ул 1970 елдан бирле эшли. Башта хирургия бүлегендә кизү торучы шәфкать туташы була, аннары операция блогына күчә, декреттан соң кабат хирургия бүлегенә чыга һәм процедура кабинетында эшли, өлкән шәфкать туташы була, ә 1982 елның мартында баш табиб Габелбәр Галләм улы аны хәзер 41 ел эшли торган баш шәфкать туташы вазыйфасына чакыра.
РФ Президенты Владимир Путин Указы белән коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә керткән өлеше өчен Лука Кырымскийның медале белән Алексеевск ҮРХнең баш шәфкать туташы Ирина Аляшева бүләкләнде.
Ирина Гавриловнаны лаеклы бүләк һәм казанышларын тану белән котлыйбыз!