Йөздән артык алексеевскилы ГТО Фестивалендә катнашты.
Нормативларны тапшыру оешмалар һәм предприятиеләр Спартакиадасы кысаларында узды.
Фестиваль ачылышында спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров Лебедино, Ромодан һәм Кыр Шонталы авыл җирлекләре вәкилләренә алтын значоклар тапшырды. Предприятиеләр нормативларны тапшыруда катнашу өчен ике ир-ат һәм ике хатын-кызны тәкъдим иттеләр. Спорт сөючеләр идәннән сыгылу, ату, урыннан сикерү, сыгылучанлык, гер күтәрү һәм «пресс»нормативларын тапшырды.