Татарстанда сөрем газыннан агулану очраклары ешайды.
Ел башыннан бирле инде 12 очрак теркәлгән. 25 кеше зыян күрде, һәлак булучылар да бар. Агулануның төп сәбәбе-төтен үткәргечтә тарту булмау.
Сөрем газының бинага чыгу ихтималын булдырмас өчен газ җылыту приборларына - казаннарга, мичләргә һ.б саф һава агымын тәэмин итәргә кирәк. Кислородның түбән дәрәҗәсе сөрем газы барлыкка килүгә китерә.Шәхси йортларда яшәүчеләргә яну продуктлары чыга торган төтен каналларының торышын ,аларның тартуын даими тикшерергә кирәк. Шулай ук газ сигнализаторларын урнаштыру тәгъдим ителә. Бу прибор бинага газ таралуны контрольдә тота ала. Һавада агулы матдәләр концентрациясе арткан очракта, ул көчле тавыш бирә һәм модельгә карап газ агымын сүндерә.
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә газ чыкканы сизгәндә идарәче компаниягә 2-43-99 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.